Күңеле түрендә Кадрәк саклана

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Әйтәсе килгән сүзем шул, җитәкче буларак, гадилеге, ярдәмчеллеге, кешеләргә карата игътибарлы, ихтирамлы булуы белән күңелгә кереп калган Мәгъсүм Мөхәррәм улы Рәхимов турында.

1987 елның августында Калинин исемендәге колхозга җитәкче итеп сайланганда 33 яшь тулып киткән була. Катлаулы 90 елларны үз эченә алган чорда җитәкләде колхозны Мәгъсүм Мөхәррәм улы. Ул авылны ничек тә саклап калу, кешеләрне эш белән тәэмин итү, җитештерүне җайга салды. 13 ел эшләү дәверендә аның башкарган эшләренә, куйган хезмәтенә бәя биреп бетергесез. Ул районда иң беренчеләрдән булып, моңа кадәр ташкүмер, утын ягып җылытылган авыл өйләренә газ керттерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International