Быелгы Сабан туе Түбән Тәкермән авылы янындагы җиләкле аланда үтте. Бирегә ике авылдан гына түгел, районда, Башкортстанда, Казанда яшәүче бик күп кеше кайткан иде. Биредә чүлмәк урнына күкәй ваттылар, бүләкне мулдан өләштеләр, төрле уеннарда массакүләм катнаштылар. Барысы да белеп, ял итәргә кайтканга ошарлык итеп оештырылган.