Татарстанда чүпне яна һәм эшкәртелә торган төрләргә бүлеп җыячаклар

2018 елның 13 апреле, җомга

Республикада чүп-чарны сортларга аеру өчен төбәк операторы булдырылачак.

Татарстанда чүпне яна һәм эшкәртелә торган төрләргә бүлеп җыячаклар. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында “АГК-1” ҖЧҖ генераль директоры Игорь Тимофеев әйтте.

“Республикада чүп-чарны җыю һәм аны сортларга бүлү буенча төбәк операторы билгеләнәчәк. Ул чүпне сортларга бүлү станцияләр төзи”, – диде Тимофеев.

Чүп-чарны сортларга бүлүдә җәмәгатьчелек тә тырышлык куярга тиеш. Әйтик, һәр кеше көнкүреш калдыкларын полигоннардагы махсус контейнерларга салырга тиеш була.

Ул шулай ук чүп-чарны сортларга бүлә торган оешманың бурычларын да атады.

“Алар менә шул без сайлап салган чүп-чарны араларга тиеш. Эшкәртелергә мөмкин чүпләр – эшкәртүгә, ә икенчел эшкәртелүгә яраксызлары чүп яндыру заводларына озатылачак”, – диде Игорь Тимофеев.

Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ” алдарак Осиновода чүп яндыру заводы өчен мәйданчык кулланылышка тапшырылган, чүп яндыру заводына полигоннардагы чүп озатылмый, полигоннардагы чүп яңача - һава тәэсирендә эшкәртелә башлаячак дип тә язган иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International