Татарстанга корбан сарыкларын кертү тәртибе катгыйлана

2018 елның 13 апреле, җомга

Корбанга дигән сарыклар барлык карантин чараларын үтәгәннән соң гына кертеләчәк. Татарстанга Корбан сарыкларын кертү тәртибе катгыйлана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе вәкилләре “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә әйтте.

“Корбан бәйрәменә сарыклар кертүне аерым контрольгә алдык. Бер карасаң, әле бәйрәмгә кадәр шактый вакыт бар, әмма нәкъ шушы вакытта вак терлек алып кайта башлыйлар”, – диде Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин.

Искәртеп үтик, быел Корбан бәйрәме 22 августка туры килә.

Корбанга сатыласы сарыклар барлык карантин чаралары аша үтәргә тиеш.

ПК по предупреждению сибирской язвы

“Намуссыз эшмәмәкәрләр, арзанрак бәягә сарык алып, республикага алып кайта. Казахстан, Россиянең көньяк регионнары – бу төбәкләр аеруча да куркыныч, аннан сарык алмаска киңәш итәбез. Башкортстанда килеп чыккан тилчә авыруына шул ук Казахстаннан рөхсәтсез кертелгән мөгезле вак терлек гаепле. Кагыйдә буларак, мөгезле вак терлектә тилчә авыруы күзәтелми. Алар бу чирне йөртүчеләр генә”, – диде ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең эпизоотиягә каршы эшләр бүлеге башлыгы Александр Козлов.

Татарстанның ветеринария идарәсе вәкилләре, сарык сатып алучы эшмәкәрләрне ветеринарлар белән киңәшләшергә чакыра.

“Эшмәкәрләр ишетсен иде, без мал-туарны кайсы төбәктән, нинди хуҗалыктан сатып алырга мөмкин икәнлеген һәрвакыт әйтәбез, аңлатабыз. Корбан сарыклары республикага барлык карантин чараларын үтәгәннән соң гына кертеләчәк. Һәр баш сарыкны ветеринарлар карарга, лаборатория тикшерүләре үткәрергә тиеш”, - диде Козлов.

Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак Татарстан малларына нодуляр дерматит чире үтеп керергә мөмкин, 2017 елда ветеринария өлкәсендә 2 мең 190 тәртип бозу очрагы күзәтелгән, Татарстанда һәр мал хуҗасына искәртү-кисәтү кәгазьләре таратыла дип тә язган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International