“Тарих эзләреннән” Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесендә 500дән артык кеше катнашкан

2018 елның 13 апреле, җомга

13нче апрельдә бәйге җиңүчеләрен бүләкләү һәм рәсемнәр күргәзмәсен ачу тантанасы үтәчәк.

Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Идел” яшьләр үзәге, Федераль татар мили-мәдәни автономиясе бишенче тапкыр “Тарих эзләреннән” Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесен үткәрде, дип хәбәр итә "Идел" яшьләр үзәге .

Быел бәйгедә 500дән артык 7-16 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр үз осталыкларын күрсәткән. Бәйге Татарстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән үз төбәгенең милли тормышында актив катнашучы, төбәктәге һәм урындагы милли-мәдәни автономияләрдә һәм татар иҗтимагый үзәкләрендә иҗат белән шөгыльләнүче егетләр һәм кызларны берләштергән.

Узган елны бәйгегә килгән иң яхшы эшләрдән күргәзмә эшләнгән. Аны республикабызның күпчелек районнарында яшәүчеләр карый алды. Шулай ук кайбер эшләр Татарстан китап нәшриятында чыккан “Тылсымлы шарлавык” әкиятләр китабы өчен иллюстрация итеп кулланылды, дип җиткерә оештыручылар.

13нче апрель көнне 15.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Кремль урамы, 2нче йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Милли музей күргәзмәләр залында бәйге җиңүчеләрен бүләкләү һәм рәсемнәр күргәзмәсен ачу тантанасы үтәчәк. Күргәзмә 20 апрельга хәтле үз эшен дәвам итәр, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International