Рөстәм Миңнеханов Идел буе төбәкләре башлыклары медиарейтингында беренче урында

2018 елның 6 апреле, җомга

 

Март ае лидерлары өчлегенә Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов, Самара өлкәсе губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаров кергән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов март ае нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары медиарейтингында беренче урында. Бу хакта “Медиалогия” сайтында хәбәр ителә.

Узган айда Татарстан Президенты Казан вертолет заводында (КВЗ) яңа гальваник цех ачуда катнашты. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Артем Здуновның Дагыстан Хөкүмәте башлыгы вазифасына күчүе турында фикерен әйтте.

Татарстан лидерының Женевага (Швейцария) эшлекле сәфәре барышында берничә очрашу уздыруы хәбәр ителә. Рөстәм Миңнеханов Россиядәге “Зика” компаниясе вәкиллеге генераль директоры Сергей Зюзя белән очрашты. Әлеге компания Татарстанда төзелеш материаллары оешмасы ачуны планлаштыра.

Татарстан Президенты А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин исемендәге яңартылган музейда иҗат интеллигенциясе вәкилләре белән очрашты. Ул Горький исемендәге Әдәби премияне яңадан булдыру тәкъдимен хуплады.

Идел буе төбәкләре башлыклары медиарейтингында икенче урында Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов, өченче урында Самара өлкәсе губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаров булды.

Башкортстан башлыгы 2017 ел йомгаклары буенча Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе утырышында чыгыш ясады. Самара өлкәсе губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаров Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты һәм төбәктәге социаль-икътисади хәл турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International