Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә булачак.
Бүген Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә узачак Россия Дәүләт Советы утырышында катнашачак. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Россия Дәүләт советы утырышы Владимир Путин рәислегендә узачак.
Кичке якта Рөстәм Миңнеханов Россиядә Хәрби комиссариатлар оешуга 100 ел тулу уңаеннан оештырылган тантанада катнашыр дип көтелә.