Техник карау "Мензелинские зори" агрофирмасыннан башланды

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Техник карауны комиссия энә күзеннән үткәрде

 ТР үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе карары нигезендә районыбыз хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы машиналарының техник төзеклеген тикшерү бүген, ягъни 4 апрельдә “Мензелинские зори” агрофирмасыннан башланды.  Биредә тракторлар  ремонтланып бер рәткә тезелеп куелган. Агрофирма  быел гына да 1,5 тонна йөк күтәрешле КУН-15 җайланмасы сатып алган. Әлеге техник тикшерүдә Татарстан Республикасының Дәүләт техник күзәтчелегенең Минзәлә муниципаль районы бүлеге инспекторы  Ринат Гыйльманов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге консультанты Илгиз Ханов, “Мензелинские зори”агрофирмасы баш инҗенеры Марс Камашев, агрофирманың сервис хезмәте инженеры Илфар Закиров һәм башкалар катнашты.Техник тикшерүгә 32 трактор һәм дистәдән артык тагылма агрегат куелган иде. Ринат Мәксүт улы куелган барлык техниканың төзеклеген һәм аларның барысының да техник тикшерүне узганын билгеләп үтте. Техник күзәтү узганда тракторист-машинист таныклыгы, техниканың төзеклеге, руль, тормоз механизмнары, ут  бирүче җиһазлар, сигналлар махсус приборлар:люфт, төтен чыгуны үлчәүче  ярдәмендә тикшерелде. Авыл хуҗалыгы техникаларыннан файдаланганда иминлек таләпләре үтәлеше дә аерым игътибар бирелде.  Агрофирмада механизатор кадрларны сайлау һәм машина-трактор паркын язгы чәчүгә әзерләү буенча быел шактый эш башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International