"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең сайлап алу турларына 5500 лауреат узган

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Унсигезенче "Созвездие-Йолдызлык" фестивале “Миллиончы катнашучы” лозунгы астында уза, барлык катнашучылар да миллиончы дип санала.

"Созвездие-Йолдызлык" ХVIII Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу этаплары аша узган 5500 лауреат 8-13 апрельдә “Уникс”та көч сынашачак. Бу хакта фестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә.

Искәртеп үтәбез, 1 февральдән башлап, зона бәйгеләре Татарстанның ун шәһәрендә булды: Казан, Азнакай, Зәй, Чаллы, Минзәлә, Чистай, Балтач, Лаеш, Иске Чүпрәле һәм Яшел Үзән. Аларда бөтен республикадан 20 000 чамасы яшь талант катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International