Татарстанда яшь фермерларга ярдәм программасы буенча конкурс башланды

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян-фермер хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурс башлану турында игълан итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» ведомство программасында катнашучы крестьян-фермер хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурс башлану турында игълан итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәт хәбәр итте.

Конкурска гаризалар һәм документлар 3 апрельдән 3 майга кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында  кабул ителә. Адресы: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 нче кат, каб. 302.

Кабул итү вакыты: эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

Грант бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турындагы мәгълүмат биредә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International