Татарстанда санитар-экологик икеайлык башлана

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Татарстан халкын шегалды территорияләрен, балалар мәйданчыкларын, шәхси торак секторын, гараж кооперативларын тәртипкә китерергә чакырдылар. Бүген, 1 апрельдә, Татарстан Республикасында гадәттәгечә шәһәрләр һәм муниципаль районнар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башлана. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков әйтте, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Александр Шадриков сүзләренчә, икеайлыкны уздыру чорында барлык күзәтчелек органнарына үз вәкаләтләре кысаларында закон таләпләрен бозуларны ачыклау буенча эшне көчәйтергә кирәк.

Закон бозуларны ачыклау максатында авиаочышлар ярдәмендә карауны оештыру, тимер юл һәм аның янындагы территорияләрне карап әйләнү, халык белән актив эш алып бару планлаштырыла.

Шәһәр һәм район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Александр Шадриков ишегалды территорияләрен, балалар мәйданчыкларын, шәхси торак секторын, гараж кооперативларын, гражданнарның күпләп ял итү урыннарын тәртипкә китерүне тәэмин итәргә чакырды. 

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International