Минзәлә интернат-мәктәбе беренче урынны яулады

2018 елның 17 феврале, шимбә

Физик мөмкинлекләре чикләнгән, ата-ана назыннан мәхрүм булган, әти-әниләре урынына калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар арасында  шәхси команда беренчелегенә  җиденче республикакүләм бәйгедә 47  егет һәм кыз катнашты.  

Әлеге ярыш Урман чишмәсе янындагы чаңгы трассасында үтте. Бу инде һәр командадан бишәр укучы чыгыш ясады дигән сүз. Республиканың әлеге бәйгесе  2002 елда һәм аннан соң туган 2005 елгы  яшүсмерләр арасында  үтте. Чаңгы ярышында Казан шәһәре Совет районының 11 номерлы, Минзәлә шәһәренең интернат мәктәбе, Ленинногорск, Лаеш, Чистай, Түбән Кама, Норлат, Әлмәт, Алабуга һәм Казан шәһәре Идел буе районының балалар йортларында тәрбияләнүчеләр катнаштылар.

 Чаңгычылар ярышына  Татарстан Республикасының попечительләр һәм педагогик булышлык күрсәтү, опека бүлеге начальнигы Зөлфия Мусабирова, район башлыгы Айдар Салахов   “Татэнерго”  АҖнең гомуми сораулар буенча генераль директоры урынбасары, якташыбыз Анатолий Краснов, “Татэнерго”АҖнең советнигы,  Минзәлә интернат мәктәбенең попечительләр советы рәисе Гүзәлия Ахмадиева,  Минзәлә электр челтәрләре начальнигы Радик Гайсин, “Татспиртпром АҖнең продукция  сату буенча генераль директор урынбасары Рәсим Садыйков та  килгән иде. 

Ярышны тантаналы төстә Зөлфия Мусабирова ачып җибәрде. Аннары бер-бер артлы Анатолий Краснов, Айдар Салахов, Рәсим Садыков  сүз алып алар бу ярышның республика күләмендә традициягә әйләнүен, чаңгы ярышлары өчен көннең яхшы торуын, чаңгы спортының спорт короле икәнен әйтеп уздылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр һәм әлеге бәйгедә катнашучы һәр укучыга йомшак уенчыклар, сумкалар  бүләк иттеләр.  Аннары әлеге ярышларның баш хөкемдары  Евгений Моргачев ярышларның шартларын аңлатты. Башта  малайлар  һәм кызлар стартка басты, алар бер-бер артлы, 30 секунд саен ярышка киттеләр.

Безнең Минзәлә  интернат мәктәптә тәрбияләнүче Никита Винокуров ирекле стиль белән бер километр араны 4 минут 26 секундта үтеп беренчелекне бирмәде. Шулай ук Дмитрий Седов яшьтәшләре арасында икенче һәм Анастасья Волкенко өченче  урынны яуладылар. Ә гомум команда зачетында интернат мәктәпләр арасында беренчелекне бирмәделәр. 

Балалар йортларында тәрбияләнүчеләр арасында  беренче урынны Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләр яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Ленинногорск һәм Түбән Кама балалар йортларында тәрбияләнүче командалар бүлештеләр. Ярышта катнашып призлы урынны алган яшүсмерләргә ТРның фән һәм мәгариф министрлыгының  Мактау кәгазьләре, медальләр, командаларга шулай ук Мактау кәгазьләре, кубоклар тапшырылды.  Әлеге чаңгы ярышын Минзәлә интерат мәктәбе бик яхшы дәрәҗәдә оештырган, ярышта катнашучыларга кайнар коймак пешеп торды, кайнар чәй эчтеләр, ярышка килгән спортчылар Минзәлә интернат мәктәбе директоры Нурһади Гыйльфановка рәхмәтләрен җиткерделәр. 

 

http://www.menzela.ru/component/k2/item/23782.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International