Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Россиякүләм бәйге узачак

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

"Иң яхшы мультимедиа дәрес методик эшкәртмәсе" бәйгесенә уникаль, моңарчы бер генә электрон чыганакта да басылмаган дәрес эшкәртмәләре кабул ителә.

Татар теле һәм әдәбиятын укыту өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне барлау, туплау һәм тарату, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар теле укытучыларын педагогик һәм мәдәни тәҗрибә уртаклашу өчен берләштерү максатыннан “Урок. РФ” сайтында яңа проект башлана – Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен II "Иң яхшы мультимедиа дәрес методик эшкәртмәсе" Россиякүләм бәйгесе. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татар китап нәшрияты редакторы Айсылу Галиева җиткерде.

“Бәйге икенче тапкыр уза. Узган ел анда йөздән артык кеше катнашты. Җиңү яулаган ун укытучыны бүләкләдек. Быел татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашырга теләкләрен белдердер”, - ди Айсылу Галиева.

Конкурс эше ике өлештән тора: дәрес планы һәм мультимедиа-кулланма. Башкарган хезмәтләрен катнашучылар үзләре “Урок.рф” порталындагы шәхси кабинет ярдәмендә урнаштырырга тиеш. Дәресләрне презентация, рәсем , фотосурәтләр, аудио һәм видеоматериаллар кулланып эшләргә мөмкин. Бәйгегә юлланган барлык эшләрне дә модераторлар уникальлеккә (плагиатка) тикшерә. Дәрес планының 30% материалы башка ресулардан алынып, чыганаклар курсәтелмәсә, автор ярыштан төшеп кала.

Килгән эшләрне галимнәр, редакция һәм мәгариф хезмәткәрләре, белгечләр тикшерәчәк. Алар оригинальлек, дәреснең төзелеше, уку материалының эчтәлеге, укытучының методик осталыгы, дәрес нәтиҗәсенә карап бәя бирәчәк.

“Бәйгенең иганәчесе – Татарстан китап нәшрияты. Биш җиңүче булачак. Аларны Р.Сәлахның “Җәлил варислары”, Г. Ясабиеваның “Шигъри физкультминутлар”, Ф.М.Зиннурованың “Бала сөйләмендәге кимчелекләрне төзәтү”, Н. Максимовның “Укыйбыз, сөйлибез, сөйләшәбез”, Х. Мәхмүтовның “Татар халык табышмаклары” һ.б истәлекле китаплар, методик кулланмалар белән бүләклиячәкбез”, - дип билгеләп узды Айсылу Галиева.

Катнашучыларга сертификатлар, җиңүчеләргә дипломнар электрон форматта юлланачак.

Бәйге 22 апрельдә төгәлләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International