Татарстан ишегалды юлларын төзекләндерүгә 2 миллиард сум бүлеп бирелгән

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Акча 684 ишегалды һәм квартал юлларын рәткә китерүгә тотыла.

Татарстан ишегалларындагы юлларны ремонтлауга 2 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Бу суммага 684 ишегалды юлларын төзекләндерәчәкләр. Татарстан Министрлар Кабинеты карары хокукый мәгълүмат сайтына урнаштырылган.

Агымдагы елның икенче кварталында ишегалды һәм квартал эчендәге юлларны капиталь ремонтлауның планын эшләү һәм һәркемгә күрерлек итеп урнаштыру каралган.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге һәм Казан Башкарма комитеты төзекләндерү эшләре өчен җаваплы итеп билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International