Минзәләдә 9-11 градус салкын булачак

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстанның күпчелек районнарында кар явачак.

 Татарстанның күпчелек районнарында кар явачак, урыны белән буран көтелә. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил исәчәк. Төнлә иң түбән температура -11..-16 градус. Көндез иң югары температура 8..-13 градус. Юлларда бозлавык. Бу хакта Гидрометерология үзәге хәбәр итә.

Минзәләдә төнлә болытлы һава, вакыты белән кар явачак. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил исәчәк. Төнлә иң түбән температура -11..-13 градус. Юлларда бозлавык.

Көндез болытлы һава, бераз кар явуы көтелә. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил исәчәк. Иң югары температура -9..-11 градус булачак. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International