Татарстанның кайбер музейлары дәүләт музее статусын югалтырга мөмкин

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстан музейларын реформалаштырырга тәкъдим итә.

  Мәдәният министрлыгы Татарстан музейларына реформа үткәрергә тәкъдим итә. Бүген Татарстан мәдәният министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында министр Айрат Сибагатуллин кайбер дәүләт музейларының нәтиҗәсез эшчәнлек алып баруы турында әйтте.

“Бюджетның бер сумына театрларның кереме 35 тиен булганда музейларныкы 28 тиен тәшкил итә. Татарстанның ундүрт дәүләт музее арасыннан тугыз музей “Хастаханә буенча уртача температураны” ясый. Башкаларының индикаторы бюджетның 1 сумына 1 тиен яки бераз гына артыграк туры килә. 1 миллион 300 мең бюджет акчасы тотылып, керемнең 15 мең сум булуы мәдәният учреждениесенең икътисадый яктан нәтиҗәсез эшчәнлек алып баруы ул, - диде министр төп докладында. - Мәдәният министрлыгы дәүләти һәм муниципаль музейлар челтәрен реформалаштыру турында тәкъдимнәр әзерли. Бу беренче чиратта Галия Кайбицкая, Актаныш, Менделеевски музейларына, Ленино-Кокушкино музей-тыюлыгына кагыла”.

Айрат Сибагатуллин Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, “Свияжск утрау-шәһәре” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының традицион яхшы күрсәткечләр булуын ассызыклады.

Мәгълүмат өчен. 2018 елның 1 гыйнварына Татарстанның музейлар челтәре 14 дәүләт музее һәм аның 45 структура бүлекчәсен; 49 муниципаль музей һәм аның 44 структур бүлекчәсен тәшкил итә. Барлыгы – 152 музей санала. 2017 елда дәүләт музейлары һәм музей-тыюлыкларына 402,1 млн.сум акча тотылган. Музейларның гомуми кереме 228 506 мең сум. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International