Төзелеш программасы барлык муниципаль районнарны да үз эченә алды

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе
Татарстанда өч ел ярым эчендә 700ләп спорт мәйданчыгы төзелгән

28 ноябрь 2017, 18:22

Татарстанда Төзелеш программасы барлык муниципаль районнарны да үз эченә алды.

 

 

Соңгы өч ел ярым эчендә Татарстанда 700ләп спорт мәйданчыгы төзелгән. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов җиткерде.

Спорт инфраструктурасы республикада яшьләр мәнфәгатен күздә тотып үстерелә. Бүгенге көндә Татарстанда 850 мең яшь кеше һәм 200 мең үсмер бар, дип билгеләп үтте министр.

Татарстанда Төзелеш программасы барлык муниципаль районнарны да үз эченә алган. Хәзерге вакытта 170 балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә 90 мең бала шөгыльләнә.

Татарстанда Россиянең барлык яшьләр берләшмәләренең 12 проценты тупланган, дип җиткерде Леонов.

Республикада 68 яшьләр һәм 500дән артык балалар җәмәгать оешмалары бар, алар 300 меңләп республика халкын үзенә туплый.

Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов соңыннан яшьләр хәрәкәтенең актив катнашучыларына республика бүләкләрен тапшырды.

Шул исәптән Минзәлә шәһәрендә һәм район буенча авыл җирлекләрендә спорт мәйданчыгы төзелде. Гомумән спорт белән шөгелләнү яшләр арасында гына түгел, урта һәм өлкән яштәге  кешеләр арасында да бик популярлашты. Бу элбәттә бик сөенеч күренеш.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International