2021 ел ахырына кадәр ана капиталы программасын озайтырга тәкъдим иттелде

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Акчага аеруча мохтаҗлык кичергән гаиләләр аны айлык түләүләр төрендә алырга мөмкин, дип аңлаткан Россия Президенты.

 Россия Президенты Владимир Путин ана капиталы программасын 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтырга тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Программа 2018 ел ахырында төгәлләнергә тиеш иде, дип искәрткән Путин.

“Кешеләр алга таба нәрсә була дип, даими рәвештә мөрәҗәгать итеп тордылар. Ана капиталы программасын 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтырга, шулай ук аны куллануда өстәмә мөмкинлекләр кертергә тәкъдим итәм”, – дип шәрехли Россия Президентын агентлык.

Акчага аеруча мохтаҗлык кичергән гаиләләр аны айлык түләүләр төрендә ала алачак, дип аңлаткан Россия Президенты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International