Районнарда “Авыл кибете” программасы кысаларында блок-модульле кибетләр төзелә

2017 елның 10 ноябре, җомга

Татарстанның 47 торак пунктында кибетләрнең нигезен салу эшләре бара.
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районының Алтынчы Елга авылында һәм Саба районының Кече Шинар авылында блок-модуль кибетләрнең металл конструкцияләрен монтажлау эшләре бара. Объектлар “Авыл кибете” республика максатчан программасы кысаларында төзелә. Исегезгә төшерәбез, шундый стационар сәүдә пунктлары республиканың 100 йорттан күбрәк булган торак пунктларында ачыла, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге белгечләре әйтүенчә, 2017 елның 9 ноябренә Татарстанның 47 торак пунктында кибетләрнең нигезен салу эшләре бара. Эшләрне тәмамлау 11 ноябрьгә планлаштырыла

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International