Районыбызда автомәктәп базасында “Хәрби-патриотик үзәк” ачарга җыеналар. Аның составына кадет класслары, бокс мәктәбе, ба- лалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе, хәрби комиссариат, автомәктәп, ветераннар советы, яшь армиячеләр, казак- лар җәмгыяте, аэроклуб, мәгариф бүлеге, яшьләр белән эшләү бүлеге, “Патриотлар үстерәбез” хәрби-патриотик лагере, дин әһелләре керәчәк. Состав расланган, мак- сатчан программа да әзер, үзәкне ачасы гына калды. Бу турыда чакырылыш комиссиясе утырышында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Рөстәм Хәмидуллин хәбәр итте.