Урын кешене бизи...

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Халкыбызның бу мәгънәле әйтемен һәркемнең ишеткәне бардыр. Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесын тәмамлап, ике дистә елга якын Кадрәк авыл клубы мөдире булып эшләү дәверендә тырыш хезмәте, үрнәк гаиләсе белән авылдашлары алдында абруй казанган Фирдания Сафиуллина хакында да нәкъ менә шушы сүзләрне әйтергә була. Рәйсә ХӘБИБУЛЛИНА, Кадрәк авылы Халыкка хезмәт иткән кеше һәрвакыт игътибар үзәгендә, бигрәк тә мәдәният хезмәткәре. Беренче ка- рашка, аларның хезмәте гел бәйрәмнән, җыр-биюдән торадыр кебек. Һич юк, клубта нинди генә чара узма- сын: авыл үзешчәннәреме, килгән артистлар чыгышы- мы, яисә истәлекле даталарга багышланган кичәме – һәрберсе артында мәшәкатьләр, йокысыз төннәр Урын кешене бизи... Әтием Фәнзаман туган ягын гел сагынып яшәде. Елга бер кайтып, дуслары белән аралашып, табигатьтә булып, шулардан көч алып кайта иде Казанга. Ул олысы белән дә, кечесе белән дә уртак тел таба белде. Гөлнур ХӨСӘЕНОВА Мәрхүм булгач, васиятен үтәдек – Минзәләгә алып кайтып күмдек. Без аның янына еш киләбез, һәрвакыт күңелебез күтәрелеп кайтып китәбез. Каберенә истәлек ташы кую турында сүз чыккач, район башлыгы урынбаса- ры Камил Нәҗмиев бу эшне үз өстенә алды. Соңгы килүебездә әтиебезнең ка- бере истәлек ташы белән каршы алды безне. Якташларым, рәхмәт сезгә! Бу адымы- гыз белән әтием Фәнзаманны хөрмәт итүегезне тагын бер кат аңладым. Якташларым, рәхмәт сезгә! тора. Халык күңеленә хуш килерлек кызыклы, мавык- тыргыч, туктаусыз эзләнү, үзенчәлекле программалар төзү – болар барысы да Фирданиянең “тавык та чүпләп бетермәслек” эшләренең бер өлеше генә. Фирдания эштән курка торганнардан түгел. Хуҗалык җитәкчеләренең үтенечен өстен куеп, фермага сыер са- варга йөргән вакытлары да булды. Инде берничә ел “Ка- линин” хуҗалыгына урып-җыю эшләрендә ярдәм итә. Ә кичләрен клуб утлары янә балкый, тынгысыз хезмәткәр үз вазифаларына керешә. Авылыбыз елдан-ел кар- тая бара, яшьләр авылда калырга атлыгып тормыйлар. Мәдәни чараларга катнашучыларны табу да авырла- ша. Кадрәк катнаш авыл, биредә татар, керәшен халкы дус-тату мөгаләмәдә яши, сәхнәдә дә бергә иҗат итә. Сәхнәгә гашыйклар бар әле бездә, моңлы җырлары, дәртле биюләре белән авылдашлары алдында чыгыш ясап торалар. Кызганычка каршы, яхшылык янәшәсендә яманлык та яши: Фирданиянең эшенә аяк чалырга тырышучылар да бар әле. Әмма ул үз эшен җаны-тәне белән ярата, төшенкелеккә бирелми. Авыр вакытларда янында күз карашыннан аңлаучы Зөфәре бар. Матур гаилә корып, ике ул тәрбияләп үстерделәр. Уллары ил алдындагы бу- рычларын үтәделәр – армия хезмәтендә булып кайтты- лар. Инде икесе дә гаилә корып, әти-әниләрен оныклар белән куандырып яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International