Алексейның хезмәт җимеше югары бәя алды

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Киров шәһәренең «Мемориал – иҗат сарае» базасында мәктәп- интернатларда һәм балалар йортларында тәрбияләнүче балалар арасында «МастерОК» иҗади эшләр күргәзмәсенең финал өлеше узды. Тамашачылар хөкеменә үз өлкәләрендә сайлау туры узган 14 ре- гионнан 60 бала үз эшен тәкъдим итте. Иҗади эшләр төрле техника кулланып эшләнгән иде: батик, сәйләннәрдән үреп, керамика, лак кулланып, калайдан, тимердән бизәкләр ясап, төенләп бәйләү, маза- ика, дизайн һәм башкалар. Татарстаннан исә күргәзмәгә республи- ка этабында җиңү яулаган биш эш һәм аларны башкаручы балалар барды. Алар арасында Минзәлә мәктәп-интернатында тәрбияләнүче Алексей Ивановның да витарж картинасы бар иде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан делегациясен Киров шәһәрендә озатып йөрү һәм җитәкчелек итү эшен Минзәлә мәктәп-интернаты педагог- дефектологы Светлана Махмутовага ышанып тапшырды. Алексей Иванов мәктәп-интернатның 6В сыйныфында белем ала. Ул бик тә иҗади кеше, мәктәп тормышында актив катнаша, үзешчән сәнгатькә кызыксыну белән карый, кашыкларда уйный, сәнгать белән шөгыльләнә, рәсем ясарга ярата. Берничә ел дәвамында «Оста куллар» декоратив-гамәли сәнгать түгәрәгендә шөгыльләнә һәм бүгенге көндә берничә техника кулланып иҗат итә ала. Алексей үзенең кул эшләрен төрле конкурсларда тәкъдим итә һәм әйтергә кирәк, яхшы бәя ала. Аның өчен сәнгать – күңел халәте, үз-үзеңне күрсәтү, иҗат итү, яңа иҗат җимешләре тудыру. Егетның тормыш девизы – «Миңа бар нәрсә кызыклы». Аңа бигрәк тә витарж сәнгате ошый. «МастерОк» конкур- сына да ул витраж сәнгате кулланып ясалган «Маковый цвет» исем- ле хезмәтен тәкъдим итте (җитәкчесе – Светлана Махмутова). Әлеге хезмәте республика күләмендә узган сайлап алу туры аша үтеп, Киров шәһәрендә финалда да тәкъдим ителде һәм югары бәя алды. Алексей кыйммәтле приз белән бүләкләнде. Әлеге материал хакында тулырак һәм күбрәк фотолар белән menzela. ru сайтында танышырга була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International