Ямь табып яши

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Сарсаз Горы авылында яшәүче Анна Петровна (рәсемдә уңда) гомер буе авылда төрле эшләрдә бил бөккән, лаеклы ялга чыгар алдыннан авылда почтальон хезмәтен башкарган, беркайчан да зарланмаган. Көн саен Воровский поселогына 7 километр араны җәяү үтеп, газета-журналлар алып кайтып авылдашларына тараткан. Ул чакта газета-журналлар бик очсыз иде, һәр гаилә биш-алты төрле басма алдыра иде, дип искә алып үтте Анна Петровна Федотова. Анна Петровна авылда гомер итүче өч кешенең берсе, кыш көне кызы Лидия янына Минзәләгә күчеп китә. Анна Петровнаны юбилей уңаеннан район Советы аппараты җитәкчесе Роза Салдаева Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Айдар Салахов исеменнән кайнар тәбрикләде, котлау открыткасын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Ветеранны котларга авыл җирлеге башлыгы Сергей Юдин, җирлекнең вете- раннар советы рәисе Елена Сры- вова (рәсемдә сулдан беренче) Ямь табып яши килде, алар да иң матур һәм изге теләкләрен ирештерде. – Сугыш, илебез, халкыбыз язмышында кара кайгы булып үтте. Ул чорда халыкның күргән газаплары, аһ-зарын бергә җыйсаң, җирдән күккә чаклы барып җитәр иде. Еллар үткән саен яңа борчылулар, хавалар калкып чыгып кына тора. Иң мөһиме – сугыш булмасын, дөньяны ут ялмамасын. Кадерле һәм сөекле илебез, җиребезгә иминлек, бәхет һәм шатлык булсын, авылга юл салсыннар, газ кертсеннәр иде, ди ветеран. Бу ветеранга карыйсың да һәр көннең кадерен белеп, һәр нәрсәдән ямь табып яшәвенә сокланасың.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International