Татарстан халкын өч көнлек яллар көтә

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанлылар 4,5,6 ноябрь көннәрендә ял итәчәк

Татарстан халкын алда өч көн көн ял көтә. Төрле оешма һәм предприятие эшчеләренең күпсанлы мөрәҗәгатеннән соң, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау үзәге алда көткән яллар турында хәбәр итә.

РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә, 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм көн булып исәпләнә.

РФ Хезмәт кодексының 95 маддәсендә язылганча, бәйрәм алдыннан эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

2017 елда 4 ноябрь – шимбә көненә туры килә. Ял һәм бәйрәм көннәре туры килгәндә, бәйрәм көне ял көненнән соңга күчерелә. Димәк, 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне шимбәгә туры килү сәбәпле, ул 6 ноябрьгә – дүшәмбегә күчә.

ТРның 19.02.1992 елда кабул ителгән “ТР бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары” Законы нигезендә, 6 ноябрь – ТР Конституциясе көне бәйрәм көн булып исәпләнә.

ТРның 2016 елның 29 сентябрендә гамәлгә кергән № 67-ЗРТ “Татарстанда бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында”гы Законның 1 маддәсенә үзгәрешләр кертү сәбәпле, ТР ял һәм бәйрәм көннәре бер көнгә туры килсә, ялларга өстәмә рәвештә ял көне бирелми. 
Шулай итеп, 2017 елда, биш көнлек эш атнасында, татарстанлылар 4, 5, 6 ноябрь көннәрендә ял итәчәк. 3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскара. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International