Быел Татарстанда туристлар агымы 3 миллионга җитәр дип көтелә

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Сергей Иванов фикеренчә, Visit to Tatarstan брендын булдыру күпсанлы туристларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

 Быел Татарстанда туристлар агымы 3 миллионга җитәр дип көтелә. Бүген Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов KAZAN TOURISM FORUMның пленар сессиясендә шулай дип белдерде.

Иванов билгеләп үткәнчә, шул рәвешле үсешне фаразларга мөмкин: узган елда Татарстанга 2 миллион 900 мең кеше килгән.

«Узган елда Татарстанда 2 миллион 900 мең турист булып киткән, быел бу сан 3 миллионга җитәр дип көтелә. Әлбәттә, бер яктан, бу безне куандыра, Татарстанның туристлык тармагы әлеге юнәлештә зур эшчәнлек алып бара. Шул ук вакытта, без 5, 10, 15 һәм 25 елдан соң туризм базарында ничек көндәшлеккә сәләтле һәм кызыклы булачагыбызны аңларга тиеш», - дип ассызыклады Сергей Иванов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International