Изыскательләр бистәсендә яшәүчеләр белән очрашуга һәм аларның пробле- маларын тыңларга район башлыгы Айдар Салахов, район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Вәсил Гыйләҗетдинов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягафаров, шәһәр башлыгы урынбасары Елена Сысоева да килгән иде. Биредә 2017 елда җыйган үзара салым акчасына ниләр эшләнгәне турында сөйләделәр һәм 2018 елда халыктан җыелган акчага ниләр эшләнәчәге турында әйтелде. 19 ноябрьдә үтәчәк үзара салым бу- енча референдумда актив катнашырга чакырдылар.