Ә төзек, асфальт юллар кирәк...

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Озакламый, 19 ноябрьдә, районда үзара салым буенча референдум була. Референдумга нинди мәсьәләләр кертелә соң? Шушы уңайдан шәһәрдә җыеннар үткәрелә башлады. Техникумдагысы балалар бакчалары хезмәткәрләре катнашында үтте. Әйтергә кирәк, зал шыгрым тулы иде. Җыенны район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев алып барды. Анда шулай ук район прокуроры Феликс Ха- физов, Россия ЭЭМнең Минзәлә районы бүлеге начальнигы Илсур Хаҗиев, шәһәр, оешма-учреждение җитәкчеләре катнашты. Җыен тәрбиячеләрнең һөнәри бәйрәмнәре көненә туры килгән иде. Сүзне дә Камил Римович тәрбиячеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлаудан башлады, аларның авыр, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләде. Җирле мәсьәләләрне хәл итүдә референдумның әһәмияте турын- да сөйләде, шәһәрлеләрнең активлыгы аның ничек узуына бәйле, диелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Васил Гыйләҗетдинов җыенда катнашучылар- ны районда тормышка ашырылучы дәүләт программалары белән таныштырды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягафаров республика һәм җирле бюджет сред- стволарыннан тыш, үзара салым акчасына шәһәрдә нинди төзекләндерү эшләре башкарылуы турында сөйләде. Шәһәр башлыгы урынбасары Елена Сысоева үзара са- лым кертү мәсьәләсе буенча җирле референдум үткәрүнең 19 ноябрьгә билгеләнүе турында шәһәр Советының кара- ры белән таныштырды. Үзара салымнан кемнәрнең азат ителүе, җыелган средстволарның нинди мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелүе турында әйтеп узды. Бу хакта menzela. ru сайтында да сораштыру үткәрелүе искәртелде. Һөнәри бәйрәмнәренең тәэсире булдымы, әллә көн озыны эшләп арыгангамы, үзара салым акчасының нинди төзекләндерү эшләрен оештыруга сарыф ителәчәгенә карата җыенда катнашучыларның әлләни исләре китмәде, фикерләре белән уртаклашучы да булмады. Җыенда Девонский тыкрыгына асфальт юл кирәклеге ту- рында, Первомайская урамындагы яктырткычларга кагы- лышлы тәкъдимнәр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International