Коррупция белән көрәштә иҗтимагый советка да эш бар

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен муниципаль районның җирле үзидарә органнарында “кайнар линия” телефоннары да эшли.  Хөрмәтле минзәләлеләр, әгәр сез коррупция билгеләре белән очрашсагыз, бу хакта район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесенә 3-27-80, прокуратурага 3-10-80, эчке эшләр бүлегенә 02, 3-29-85 телефоннары буенча хәбәр итә аласыз. Моннан тыш 8 (843) 570-31-05 телефоны буенча Казандагы “кайнар линия” телефонына да хәбәр итәргә була. ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин коррупциягә каршы көрәш сәясәтен тормышка ашыру буенча дәүләт программасы чараларының үтәлеше турында үзенең до- кладында әлеге өлкәдә җирле үзидарә органнарының эшен яктыртты, коррупциягә каршы чаралар үткәрүгә ка- рата формаль караш, кадрларның еш алмашынуы, чара- лар үткәрергә теләмәү кебек кимчелекләр булуын әйтеп узды. Коррупциягә каршы көрәштә җәмәгатьчелек тара- фыннан да ярдәм таләп ителүен билгеләп үтте. Район Советының утырышлар залында коррупциягә каршы көрәш буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды. Утырышны район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев алып барды. Анда шулай ук район Советы һәм башкарма комитетының, хокук саклау органнарының, массакүләм-мәгълүмат чаралары, медицина, мәгариф һәм башка тармак вәкилләре катнашты. Иҗтимагый советка әлеге мәсьәлә буенча эшчәнлекне арттырырга, коррупциягә каршы мониторинг үткәрүдә катнашырга, район Советының кадрлар бүлегенә һәм район башлыгы ярдәмчесенә район муниципаль хезмәткәрләр арасында коррупцион хокук бозуларга кар- шы профилактика буенча көчәйтелгән эшне дәвам итәргә тәкъдим ителде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International