Россиялеләр 2017 елда интернетта 1 трлннан артык акча туздырган

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

2017 елның беренче яртыеллыгында физик затларның онлайн-түләүләре узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 8 процентка үсеп, 1 трлн сум булган.

2017 елның беренче яртыеллыгында физик затларның онлайн-түләүләре узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 8 процентка үсеп, 1 трлн сумны тәшкил иткән. Әлеге мәгълүматлар “Эксперт РА” рейтинг агентлыгының тикшеренүләрендә китерелә. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

Онлайн-түләүләр үсешен агентлык экспертлары гражданнарның куллану активлыгының җайга салынуы Россия икътисадында кризисның кискен фазасын узудан соң булуы һәм россиялеләрнең штраф, салым, коммуналь хезмәтләрне электрон түләүгә күчүе белән аңлата.

Бинбанкның бизнесны үстерү бүлеге җитәкчесе Филипп Петров электрон сәүдә базары драйверлары итеп картадан картага күчерүне атаган. Ул “Известия”гә ел башыннан Бинбанкта шундый операцияләр күләме ун тапкыр артуын җиткергән.

“Эксперт РА” интернет-түләүләр арту трендын фаразлый. Агентлык исәпләүләре нигезендә, 2017 ел нәтиҗәләре буенча физик затларның онлайн-транзакциясе рекорд күрсәткечкә җитеп, 2,2 трлннан артып китәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International