Өлкән кешеләр декадасы кысаларында ТОС җитәкчеләре көче һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлегенең финанс ярдәме белән “Безне еллар – куркытмый” дигән музыкаль-спорт бәйрәме үтте. Өлкәннәр зур энтузиазм белән барлык ярышларда катнашты- лар. Ярышта катнашучыларның яшьләре 55 тән 69 яшькә кадәр иде, чыннан да бәйрәм “Безне еллар куркытмый” дигәнгә туры килә иде. Чара ахырында ТОС җитәкчеләре чәй өстәле артында актив катнаш- каннарны котладылар.