Өлкәннәр зарядкага басты

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

Социаль хезмәткәрләр аз хәрәкәтләнә торган уеннар, клуб кат- нашучылары арасында конкурслар үткәрделәр. Социаль хезмәткәр А.Лебедева үткәргән “Алтын капка” конкурсында катнашучылар үзләренә күп энергия тупладылар. Клуб катнашучылары чираттагы очрашуда “Зарядкага бас!” исеме астында бердәм рәвештә зарядка- га бастылар. Медицина хезмәткәре Раилә Мусина сулыш гимнасти- касы һәм физиотерапевтик процедура элементлары белән заманча физик күнегү методикасы кулланып комплекслы күнегүләр үткәрде. Өлкән яшьтәгеләр мәтрүшкәнең файдалы үзлекләре турында әңгәмә кордылар. Алга таба хезмәткәр Е.Малькова мәтрүшкәне куллану һәм зарары турында сөйләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International