Зәй шәһәрендә Зәй районы беренчелегенә ат чабышы ярышлары булып узды. Әлеге бәйгедә республикабызның 7 районыннан, Башкортостан, Удмуртия республикаларыннан 32 ат ярышты. Минзәлә районы данын яклап, Нарат- лы Кичү авылының данлыклы фермеры Миңненаил Вәлиевнең “Абсолют” куша- матлы аты 5 километрлы дистанциядәге бәйгедә беренчелекне бирмәде. Бу атта Мәскәү шәһәрендә, Президент полкының ат кавалериясендә хезмәт итеп кайткан Айзат Корбанов чапты.