Авыл хуҗалыгы министры фермерларга грантлар тапшырачак

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

 Дәүләт ярдәмен эш башлаучы фермерларга, гаилә фермаларын төзүчеләргә, кулланучылар кооперативларына бирәчәкләр.

  Бүген, ягъни 9 октябрь көнне, сәгать 14.00 дә Игенчеләр сараенда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек өлкәсендә дәүләт грантларарын отучыларга сертификатлар тапшыру тантанасы булачак. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

  Дәүләт ярдәмен “Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм”, “Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә фермаларын үстерү”, “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү” федераль программаларында җиңүчеләр алачак.

Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары — республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның да катнашуы көтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International