Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, Россия бүгенге көндә бодай эксперты буенча дөньяда беренче санала.

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

 Россия Президенты Владимир Путин авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә юллаган котлавында быел иген уңышы якынча 130 миллион тонна булуы көтелә, дип билгеләп үтте. “Известия” язганча, бу хакта Кремльнең сайты хәбәр итә.

"Бүген авыл хуҗалыгы, гомумән, агросәнәгать комплексы — икътисадыбызның иң динамик тармакларының берсе. Быел без Россия тарихында рекордлы күләмдә иген уңышы көтәбез — якынча 130 миллион тонна", — диелә котлауда.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, илнең агросәнәгать комплексын үстерүгә юнәлдерелгән чаралар нәтиҗәлелеген аклады. Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, Россия бүгенге көндә бодай эксперты буенча дөньяда беренче санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International