Киләсе елда массакүләм мәгълүмат чараларына Татарстан бюджетыннан 1,1 млрд сум бүленәчәк

2017 елның 6 октябре, җомга

 2017 елда матбугат чараларына 1 млрд 280 млн сум каралган булган.

 2018 елда Татарстан бюджетыннан массакүләм мәгълүмат чараларына 1 млрд 195,8 млн сум күләмендә акча бүленәчәк. 2019 елда бу күрсәткеч - 1 млрд 193,3 млн сум, 2020 елда 1 млрд 200,1 млн сум булыр дип көтелә. Шул исәптән, бюджетара трансферлар хисабына федераль бюджеттан 2018-2020 елларга 1,5 млн сум акча бүленәчәк.

Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, телевидение һәм радиога 587 млн сум, вакытлы матбугатка һәм нәшрият эшенә 555 млн сум, «Татмедиа» аппаратына 16,4 млн сум акча бүлеп бирү каралган.

2017 елда матбугат чараларына 1 млрд 280 млн сум бүленгән булган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International