Район гербы

Мәгълүмәт өчен:

 

 

 

Шоңкар (кречет) – лачын сыманнарның иң эре вәкиле. Ана кош атасыннан зуррак була, аның авырлыгы 1,5 – 2 кг га җитә, атасыныкы 1 кг тирәсе. Шоңкар бик матур кош. Яшьләре көрән яки ак төстә була. Өлкәнәя барган саен каурыйлары соры, көрән төскә керә. Шоңкарның төп ризыгы – кыр тавыгы. Ул корбанын очып барган килеш тә тота ала. Кайчак башка кошларны, кимерүчеләрне дә аулый.

Шоңкар текә яр буена,кыяга яки биек агачка оялый. Аеруча кыяга урнашырга ярата. Ул моннан тирә-юньне күзәтә ала. Башка лачыннар кебек яңа оя ясап мәшәкәтьләнми, көчлелегеннән файдаланып, үзенә ошаганына хуҗа була. Шоңкар күршесендә яшәгән кошларны ауламый. Бу – язылмаган табигать законы. Лачын сыманнар, киресенчә, үз биләмәсеннән башка ерткычларны куа, шуңа аның күршесе булу бәхетенә ирешкән каз-үрдәк көчле кошның канаты астында яши.

Шоңкар икенче яшьтә балигъ була. Парлашкан кошлар ике оя әзерли: аның берсе бала чыгару өчен, икенчесе запас итеп ясала. Ике оя бер-берсеннән 3 чакрымга кадәр ераклыкта урнашырга мөмкин. Оя озак файдаланыла, кошлар аны даими төзекләндереп, яңартып тора. Нәтиҗәдә ул берничә катлыга әйләнергә мөмкин. Моннан вак кошлар бик оста файдалана, аскы катта үзләре оя ясый башлыйлар.

Апрель башында ана кош йомырка салырга тотына.Йомырка өстендә күпчелек вакыт ана кош утыра. 28-29 тәүлектән, июнь башларында 3-5 кошчык борын төртә. Алар ояда 2 ай яши, ата-анасы алып кайткан үрдәк, кыкр тавыгы, акчарлаклар белән тамагын туйдыра. Кошчыкларны көнгә ике тапкыр: иртән һәм кич ашаталар. Август азагы- сентябрь башында шоңкарның гаиләсе тарала, ә яшьләре мөстәкыйль тормышка күчә.

Шоңкар күп кенә ерткычлар кебек, урман һәм дала санитарлары. Ул бик сәләтле аучы: аулак урында утырып торганнан соң, корбанына кисәк ташлана.

Шоңкар Русиядә иң эре популяцияле (100-150 пар) Камчаткада. Русиядә аларның саны 1 мең пар тирәсе калган. Югалу куркынычы булу сәбәпле, бу кош Халыкара  Русия һәм Татарстанның Кызыл китабына кертелгән. Шоңкарның популяциясен броконьерлар киметә. Кош бик кыйммәт, элек аны атка алыштырганнар. Аеруча ак төстәгесе югары бәяләнә. Хәзер дә аны чит илгә сату өчен тоталар. Шоңкарның оясын туздырган өчен дә җинаять җаваплылыгы каралган.

 

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 19:31

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International