Авыл жирлеге турында

Контакт өчен мәгълүмат

Адрес:

ТР, Минзәлә районы, Яңа Мәлкән авылы.

Телефон:

8(85555) 2-37-25.

 

Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль райоының Яңа Мәлкән авыл җирлеге.

Адрес: 423728, ТР, Минзәлә районы, Яңа Мәлкән ав., Школьная ур., 17 А.

Тел.: 8(85555) 2-37-25.

E-mail: NMel.Mnz@tatar.ru.

Җирлек территориясе – 104860 мең кв.км.

Җирлектәге халык саны – 516 кеше, шул исәптән, үзәк усадьбада – 497 кеше.

Җирлектәге халыкның милли составы – татарлар – 590 кеше (97,2%), башка милләт вәкилләре – 17 кеше (2,8%).

Географик урнашу урыны:

Административ үзәге – Яңа Мәлкән авылы.

Җирлек составына Яңа Мәлкән һәм Дусай Кичү авыллары керә.

Яңа Мәлкән авыл җирлеге Аю, Бикбау, Юртау һәм Воровский исемендәге авыл җирлекләре белән чиктәш. Түбән Кама сусаклагычы акваториясе буенча Актаншы райоы белән чиктәш.

Яңа Мәлкән авыл җирлекләре чикләре түбәндәгечә:

Түбән Кама сусаклагычы белән Яңа Мәлкән авылыннан төньяк-көнбатышка 0,5 чакрым реаклыкта урнашкан Воровский, Яңа Мәлкән авыл җирлекләре кисешкән урын.

Алга таба чик 7,5 чакрымга төньяк-көнбатыш юнәлешендә Актаншы муниципаль районы белән кисешә, аннары көньяк-көнчыгышка борыла һәм Минзәлә урман хуҗалыгының Калилин урманчылыгы урман массивын урап, массивның көнчыгыш ноктасына җитеп, Буга елгасы белән кисешә, 7 чакрымга көньяк-көнбатышка, Дусай-Кичү авылыннан көньяк-көнчыгышкарак урнашкан Бикбау һәм Яңа Мәлкән авыл җирлекләре белән Түбән Кама сусаклагычы кисешкән ноктага кадәр бара.

Алга таба чик 1,7 чакрымга көньяк-көнчыгыш юнәлештә урман посадкасына кадәр төшә, аннары исемсез елгага кадәр 5 чакрым урман посадкасы буйлап көнбатышка борыла.

Алга таба елга үзәне буйлап төньяк-көнбатышка Минзәлә урман хуҗалыгы Минзәлә урманчылыгының 113 нче кварталының көнчыгыш почмагына кадәр бара, аннары Минзәлә урманчылыгының 113, 115, 114, 116, 110, 107, 105, 103, 100 кварталларын урап көньяк-көнчыгышка борыла.

Аннары елагага кадәр 1 чакрымга төньякка борыла һәм елга үзәне буйлап Түбән Кама сусаклагычы ягына Яңа Мәлкән һәм Воровский исемендәге авыл җирлекләре белән Түбән Кама сусаклагычы кисешкән урынга кадәр юнәлә.

Яңа Мәлкән авыл җирлеге мәйданы 4620 га тәшкил итә (Түбән Кама акваториясеннән башка)

Кыскача тарихи белешмә

Яңа Мәлкән авылы Ык елгасының сулъяк ярына, Минзәлә район үзәгеннән көнчыгышкарак урнашкан, Круглое Поле тимер юл станциясенә кадәр 93 чакрым, Казан-Уфа автотрассасы торак пункттан 10 чакрым ераклыкта уза.

“ТРның торак пунктлары” белешмәлелеге авылның 1795 нче елдан бирле билгеле булуы хакында сөйли. Әмма торак пункт Минзәлә воевода канцелярияләрендә 1738 нче елда башланган делода ук искә алына.

XIX гасырның икенче яртысында крестьян общинасына 1717 дисәтинә җир беркетелгән була, ә XX гасыр башында бу мәйдан 3591 дисәтинәгә җитә. Авыл халкы иген игә, терлек асрый, умарта тота, кайберләре тегүче була, олаучылык белән шөгыльләнә.

1795 нче елда авылда 256 кеше яши.

1929 елда авылда “Красный Ик” колхозы оеша. Коллектив хуҗалыкларны ныгыту чорында “Красный Ик” колхозын башта Иске Мәлкәннең “ 1Мая” колхозы белән, аннары Дусай-Кичү, Сарсаз-Тралы, Кече Нарат, Яңа Бикчәнтәй авылларының авыл хуҗалыгы артельләре белән берләштерәләр.

1950-1958 елларда эреләтерелгән хуҗалык “Донбасс”, “Урал” исемнәрен йөртә, 1958-1963 елларда - Ленин исемендәге, 1963 елларда – “Ык буе”, 1963 елның икенче яртысында – янәдән Ленин исемендәге колхоз була. Колхоз рәисләре булып М.М.Мусин, Х.Х.Гыйльфанов, М.З.Сәхәбетдинов, А.М.Мардамшин, И.Х.Газизов, Х.Н.Хаҗипов, Н.И.Имамов, Ю.А.Сизов, Д.Г.Әнвәров, С.Н.Сәмигуллин, Р.Х.Сәгъдиев эшләгән.

1920 елга кадәр авыл Уфа губерниясе Минзәлә өязе Иске Мәлкән волостена буйсына, 1920-1924 елларда – ТАССРның Минзәлә кантоны Иске Мәлкән волостена, 1921-1930 елларда – Минзәлә волостена, 1930 елның 10 августында – республиканың Минзәлә районы составына керә.

Җирлек составына керүче икенче авыл – Дусай Кичү.

Ойконим Дусай исемле кешегә бәйле рәвештә килеп чыккан. Дусай бабай Ыкны кичеп урнашкан урынны Дусай Кичүе дип атаганнар, авыл исеме дә шуннан килеп чыккан.

Авыл Ык елгасының сулъяк ярына, Минзәлә район үзәгеннән көнчыгышка таба 17 чакрымда урнашкан. Круглое Поле тимер юл станциясенә 97 чакрым, Казан-Уфа автоюлы торак пункттан 12 чакрым ераклыкта.

“Татарстан Республикасының торак пунктлары” хезмәтендә авылның 1795 елдан билгеле булуы әйтелә. “Татар энциклопедия сүзлеге” хезмәтендә һәм безнең тәкъдим буенча бу дата үзгәртелде. Тора-бара авылга 1731 елда нигез салынган дип исәпләнә башлады.

Авылда колхоз 1929 елда оеша. Җирле матбугат материалларыннан күренгәнчә, 1930 елда “Кызыл Кичү” дип аталган авыл хуҗалыгы артеле 124 крестьян хуҗалыгын берләштерә. И.Сталинның билгеле мәкаләсеннән соң колхоз таркала. Шул ук елның апрель ахырында колхоз янәдән оеша.

1950-1958 елларда колхоз эреләтелгән “Донбасс”, “Урал”, 1958-1963 елларда – Ленин исемендәге, 1963 елдан – “Ык буе” колхозлары составында, аннары Ленин исемендәге колхоз составында була.

1920 елга кадәр авыл Уфа губерниясе Минзәлә өязе Мәлкән волостена керә, 1920-1930 елларда – Минзәлә кантонына, 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә районына керә.

1795 елда торак пунктта 230, 1938 елда 648 кеше яши.

 

 

Предприятие һәм учреждениеләр исемлеге

 

Учреждение исеме, адресы, урнашкан урыны, җитәкченең исем-фамилиясе

Яңа Мәлкән авыл җирлеге Советы – Яңа Мәлкән ав., Мәктәп  ур., 17А йорт, Нәҗметдинов Зөфәр Имаметдин улы;

Яңа Мәлкән авыл җирлеге башкарма комитеты – Яңа Мәлкән ав., Мәктәп ур., 17А йорт, ННәҗметдинов Зөфәр Имаметдин улы;

Яңа Мәлкән башлангыч белем мәктәбе – Яңа Мәлкән ав., Мәктәп ур., 8 йорт, укытучысы Исрафилова Рәзилә Минегали кызы;

Яңа Мәлкән балалар бакчасы – Яңа Мәлкән ав., Мәктәп ур.,Семенова Альбина Азат кызы;

Яңа Мәлкән авыл мәдәният йорты – Яңа Мәлкән ав., Мәктәп  ур., 30 йорт - директор  Упаева Светлана Георгиевна.

Яңа Мәлкән фельдшер-акушерлык пункты, Яңа Мәлкән ав., Мәктәп  ур.,30 йорт-  Тутулина Елена Ивановна;

Яңа Мәлкән авыл китапханәсе – Яңа Мәлкән ав., Школьная ур., Равилова Зөлфия Әскать кызы.

Дусай-Кичү авыл клубы – Дусай-Кичү, М. Җәлил ур., Гайсина Гөлнара Әбелгаян кызы.

Истәлекле урыннары, күренекле кешеләре

 Дусай Кичү авылында 1902 елда төзелгән мәчет республика дәрәҗәсендә тарихи һәйкәл булып санала.

Насртдинова Елизавета Даниловна, 15.10.1934 ел.

1967 елда ТАССР Югары Советы депутаты. Минзәлә районы, Ленин исемендәге колхозның дуңгыз караучысы.

Ильясов Әхияр Гыйләҗетдин улы, 16.03.1933 ел.

“Татарстан АССРның атказанган механизаторы” исемен алган.

Минзәлә районы Ленин исемендәге колхоз механизаторы.

Динмухаметов Миңнезаһит Нури улы (07.05.200 елда вафат булды).

Авыл хуҗалыгында уңышларга ирешкән. Кызыл Байрак ордены һәм Мактау Билгесе ордены кавалеры белән бүләкләнгән.

 Сәетов Назиф Лотфулла улы, 1952 елда туган, "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы"

Кәбиров Флү Мирхәт улы, 1960 елда туган, "татарстан Республикасының атказанган механизаторы"

Соңгы яңарту: 2023 елның 19 июле, 10:56

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International