Авыл жирлеге турында

Контакт өчен мәгълүмат

Адрес:

ТР, Минзәлә районы, Югары Юшады авылы.

Телефон:

8(85555) 2—61-59.

Email:

Usd.Mnz@tatar.ru

 

Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының Юшады авыл җирлеге

Югары Юшады авылы (административ үзәк)

Түбән Юшады авылы

Каран-Азик авылы

Географик урнашу урыны

Югары Юшады авылы Минзәлә район үзәгеннән 23 чакрымга көньяктарак, Минзәлә елгасының уң кушылдыгы булган Юшадинка елгасы янында урнашкан. Круглое Поле тимер юл станциясеннән 95 чакрым ераклыкта. Минзәлә-Мөслим автоюлы авылдан 500 метрга көньяктарак уза.

Түбән Юшады авылы Минзәлә елгасының уң кушылдыгы булган Юшадинка елгасы янына, район үзәгеннән 26 чакрымга көньяккарак урнашкан, Круглое Поле тимер юл станциясеннән 98 чакрым ераклыкта, Казан-Уфа автоюлы торак пункттан 25 чакрым ераклыкта уза.

Каран-Азик авылы Минзәлә еласының уң як ярына урнашкан. Ул Минзәлә район үзәгеннән 27 чакрымга көньяккарак урнашкан. Круглое Поле тимер юл станциясеннән 98 чакрым ераклыкта, Казан-Уфа автоюлы торак пункттан 26 чакрым ераклыкта уза.

Мәйданы, халкының составы һәм саны

Юшады авыл җирлеге мәйданы 6228га тәшкил итә. Халкының саны – 316 кеше, шуларның 103е – пенсия яшендәгеләр, 67 е – балалар һәм студентлар, 15 кеше - бюджет өлкәсендә, 25 кеше авыл хуҗалыгында эшли. Язгы-көзге кыр эшләре барышында авыл хуҗалыгына өстәмә рәвештә 10 кеше (башлыча механизаторлар) җәлеп ителә. Югары Юшады авылында 161 кеше яши, шуларның 142 е – татарлар, бу 88% тәшкил итә, руслар – 15 (9,5%), чуашлар – 3 кеше (1,9%), бер кеше үзбәк милләтеннән (0,6%). Авылда 41 пенсионер яши.

Түбән Юшадыда 71 кеше яши. Шуларның 66 е – татарлар (93%), 5 кеше – чуаш (7%), башка милләт вәкилләре яшәми. Авылда 22 пенсионер яши.

Каран-Азик авылында 70 кеше яши, шуларың 18 е – татарлар (26%), 21е – руслар (30%), 31 кеше – чуаш милләтеннән (44%). Авылда 21 пенсионер яши.

Кыскача тарихи белешмә

Югары Юшады авылы

Авыл 1795 елдан, V ревизия вакытларыннан ук билгеле. Татар энциклопедиясе институты нәшер иткән ике хезмәттә әлеге дата 1704 нче елга үзгәртелгән. Бу Россия Дәүләт борынгы актлар архивында сакланган документлар белән танышканнан соң мәгълүм булган. Минзәлә воеводасының Приказной избасы тарафыннан 1704 нче елның 17 июлендә башланган делосында сүз шушы авылның татары Котлымәт Курманаев турында бара. Авыл Югары Юшады исеме астында кертелгән делоның беренче документында 1748 нче елның 3 сентябрь датасы тора.

1860 нчы елга кадәр авыл халкы дәүләт крестьяннары разрядына кергәннәр. Югары Юшадылылар иген иккәннәр, терлекчелек, итекләр тегү, олаучылык белән шөгыльләнгәннәр. 19 нчы гасырның икенче яртысында крестьян общинасына - 1588, 20 нче гасыр башына – 1642 дисәтинә җир беркетелә. 1773 елның декабрендә, 1773-1775 нче еллардагы Крестьян сугышы башланыр алдыннан, авыл янәшәсенә фетнәчеләрнең зур отряды туплана. Югары Юшады авылы янәшәсендә 300 кешедән торган отряд гамәлдә була. 1885 нче елда диндарлар акчасына Михайло-Архангельск чиркәве төзелә. Шул ук елны грамотага өйрәтү мәктәбе ачыла, ә 20 нче гасыр башында миссионерлар мәктәбе эшли башлый. 1889-1890 уку елында аларның беренчесендә 28 малай һәм ике кыз белем ала.

1929 нчы елда оешкан колхозга “9 ноября” исеме бирелә. Коллектив хуҗалык таркала. Икенче тапкыр аны 1931 нче елда оештыралар. Коллективизация тулысы белән төгәлләнгәнче бик күп вакытлар уза. 1934 елда - 147 хуҗалыкның 37 се, 1940 елда – 115 хуҗалыкның 8 е единоличниклар булып кала.

1957 елда колхоз яңа оешкан “Урожайный” совхозы составына кертелә, 1965 елда авыл “Ямашевский” совхозына тапшырыла, 1988 елдан башлап ул “Юшадинский” совхозы үзәге. 1919 елга кадәр авыл Уфа губерниясенең Минзәлә өязе, Минзәлә волостена керә. 1919-1920 елларда – Башкирия АССРның Минзәлә өязе Юшады волосте үзәге була, 1927 елның маена кадәр Татарская АССРның Минзәлә кантонының шул исемдәге волосте үзәге, 1924-1930 елларда – Минзәлә кантонының Минзәлә волосте составында, 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1944-1954 елларда – Матвеевка, 1954 елның ноябреннән янәдән Минзәлә районына керә.

Авыл халкы саны түбәндәгечә үзгәрә: 1795 елда 221 кеше яши, шуларның 212 се –керәшеннәр, 4 се – ясаклы, ә бишесе алпавыттан ирек алучы. 1858 елда торак пунктта 373, 1870 елда – 439, 1884 еда – 520, 1896 елда – 688, 1897 елда – 657, 1906 елда – 743, 1870 елда – 439, 1884 елда – 520, 1896 елда – 688, 1897 елда – 657, 1906 елда – 743, 1913 елда – 887, 1920 елда – 800, 1921 елда – 908, 1922 елда – 867, 1926 елда – 800, 1938 елда – 627, 1949 елда – 383, 195 елда – 312, 1979 елда – 205, 1989 елда – 151.

Каран-Азик авылы

Бу авылда күптәннән торучылар авыл халкы Минзәләнең уң як ярына 1850-1855 елларда күчкән дип саный. Кайбер документларда торак пункт Чуаш Караны дип аталган.

“Татарстан Республикасы торак пунктлары” белешмәлеге авыл 1762 елдан билгеле дип искәртә. “Татар энциклопедиясе сүзлеге” дә бу датаны үзгәртми. Авыл халкы дәүләт крестьяннары сословиесенә кертелә. 1773-1775 еллардагы Крестьян сугышында авылның 20 кешесе фетнәчеләр сафында була.

19 гасырның икенче яртысында крестьян общинасына 1152 дисәтинә җир беркетелә, 1912-1913 елларда община файдалана торган җир мәйданы 1208 дисәтинә тәшкил итә. Авылда җирсез, гомумән, кимендә биш дисәтинә җирсез крестьян булмаган. Шуның өчен авылдагы 19 хуҗалык үз җирләренең 123 дисәтинәсен арендага биргән, я булмаса бергәләп эшкәрткән. Ә 24 хуҗалык үзләре җирне бергәләп эшкәртүгә алынган һәм 93 дисәтинә җирне арендага биргән. Әмма караназиклылар атлары һәм башка маллары күп булу белән мактана алмаганнар. 1912 елда 89 хуҗалыкның 18 ендә ат, 24 ендә – сыер, 12сенең бернинди малы да булмаган. 1912-1913 уку елында авылда земский мәктәп эшли. 1929 елда оешкан коллектив хуҗалык 1930 елның апрелендә таркала. Шул ук елның сентябрендә колхоз икенче тапкыр оеша, аңа Каран-Азик исеме бирелә, 1935 елда Киров исемендәге колхоз дип үзгәртелә. 1957 елда колхоз яңа оешкан “Урожайный” колхозы составына кертелә, 1988 елның 1 мартыннан “Юшадинский” совхозы бүлекчәсе булып кала. 1920 елга кадәр авыл Уфа губерниясе Минзәлә өязе Богодаров волостена, 1920-1924 елларда – ТАССР Минзәлә кантонының Юшады волостена, 1924-1930 елларда – кантонның Яңа Маҗын волостена, 1930-1935 елларда – Минзәлә, 1935-1936 елларда – Ворошиловский, 1956 нчы елдан – республиканың Минзәлә районына керә.

Авыл халкы саны түбәндәге үзгәрешләр кичерә: 1795 елда – 197, 1858 елда – 250, 1870 елда – 320, 1884 елда – 345, 1896 елда – 364, 1906 елда – 444, 1913 елда – 454, 1920 елда – 423, 1921 елда – 505, 1922 елда – 359, 1926 елда – 321, 1939 елда – 369 (321 – чуашлар, 48 – руслар), 1957 елда – 230, 1959 елда – 245, 1969 елда – 249, 1979 елда – 199, 1989 елда – 99, 1999 елда – 86, 2005 елда – 77.

Түбән Юшады авылы

1775 елның 27 февралендә Мещерский князе губернатор П.И.Панинга булган рапортка теркәлгән исемлектә фетнәчеләр отрядында Түбән Юшадыдан 150 кеше булуы хакында әйтелә. Моннан чыгып, Түбән Юшады авылы турында 1748 елда искә алынуын белергә була. Авыл халкы дәүләт крестьяннары разрядына кергән. 19 нчы гасыр ахырында община файдалануындагы җирләрнең гомуми мәйданы 1065 дисәтинә тәшкил иткән. Бар хуҗалыклар да терлек асрамаган. Әйтик, 1912 нче елда 17 гаиләнең аты булмаган, 20 сенең - савым сыеры, 10 гаиләнең бернинди малы да булмаган. Колхоз икенче тапкыр 1931 нчы елның 1 мартында оешкан, аңа “Ударник” дип исем кушканнар. 1950 елда колхоз Югары Юшадыдагы “9января” авыл хуҗалыгы артеле белән берләшә. Эреләтелгән хуҗалык 1957 елда яңа оешкан “Урожайный” совхозына, 1965 елдан – “Ямашевский” совхозына, 1988 елдан – “Юшадинский” совхозына кертелә.

1919 елга кадәр авыл Уфа губерниясе Минзәлә өязе, Минзәлә волостена керә, 1920 елдан 1924 елга кадәр – ТАССР Минзәлә кантонының Юшады волостена, 1924-1980 елларда – Яңа Маҗын волостена, 1930-1944 елларда – Минзәлә, 1944-1954 елларда – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән – Минзәлә районына керә.

1795 елда торак пунктта – 103, 1858 елда – 258, 1870 елда – 273, 1884 елда – 330, 1896 елда – 382, 1906 елда – 397, 1913 елда – 461, 1920 елда – 457, 1921 елда – 490, 1922 елда – 366, 1926 елда – 402, 1939 елда – 391, 1959 елда – 304, 1969 елда – 292, 1979 елда – 185, 1989 елда – 137, 1999 елда – 60, 2005 елда – 74.

Төп социаль-икътисадый характеристикалар

Юшады авыл җирлегенә өч торак пункт керә: Югары Юшады, Түбән Юшады, Каран-Азик авыллары.

Югары Юшады авылында 161 кеше яши, шуларның 41 е – пенсионерлар. Авылда бер Бөек Ватан сугышы ветераны, шундыйларга тиңләштерелгән ике ветеран яши. Бер күпбалалы гаилә, ике ялгыз ана бар.

Шәхси хуҗалыкларда 124 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 42 башы – сыер, 34е – дуңгыз, 160е – сарык, 3 се – ат, 750 тавыклар.

Түбән Юшады авылында 71 кеше яши, шуларның 22 е – пенсия яшендәгеләр. Авылда шәхси хуҗалыкларда 26 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән, 20 баш сыер, 19 баш дуңгыз, 104 баш сарык, 7 баш ат исәпләнә.

Каран-Азик авылында 70 кеше яши, шуларның 24 е – пенсионерлар, 8 е Бөек Ватан сугышы ветераны, 2 е купбалалы гаилә. Шәхси хуҗалыкларда 20 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән, 14 сыер, 30 баш дуңгыз, 78 баш сарык, ике баш ат исәпләнә.

Предприятие, учреждениеләр исемлеге

Юшады авыл җирлеге Советы

Татарстан Республикасы, Минзәлә районы, Югары Юшады ав., Новая ур., 2 нче йорт.

Авыл җирлеге башлыгы – Кәбиров Мирзанур Хаҗиевич

Эш телефоны: 2-61-59.

 

Югары Юшады башлангыч мәктәбе

ТР, Минзәлә районы, Югары Юшады ав., Новая ур., 4 нче йорт.

Укытучы - Чернова Чулпан Марсовна.

Эш телефоны: 2-62-40.

 

Югары Юшады фельдшер-акушерлык пункты

ТР, Минзәлә районы, Югары Юшады ав., Новая ур., 2 нче йорт.

Фельдшер – Горбунова Ирина Михайловна.

 

Югары Юшады авыл клубы, китапханә.

ТР, Минзәлә районы. Югары Юшады ав., Владимиров ур.

Китапханәче – Камашева Зөһрә Агелиевна.

 

Түбән Юшады башлангыч мәктәбе

ТР, Минзәлә районы, Түбән Юшады ав., Гагарин ур.

Укытучы – Чернова Чулпан Марс кызы.

Эш телефоны: 2-62-39.

 

Каран-Азик фельшер-акушерлык пункты

ТР, Минзәлә райоы, Каран-Азик авылы, Школьная ур., 1 нче йорт.

Фельдшер – Антонова Юлия Александровна.

 

Каран-Азик авыл клубы

ТР, Минзәлә районы, Каран-Азик ав., Школьная ур,1 нче йорт.

Авыл клубы мөдире – Шатунова Эльмира Габделәхәт кызы.

 

Истәлекле урыннары, танылган шәхесләре

Фролов Никита Васильевич - Дан орденының тулы кавалеры. 1914 елда Каран-Азик авылында күпбалалы крестьян гаиләсендә туган. Фин сугышы башлануга, Никита фронтка китә. Карелия муентыгыннан кайтуга, Никита янәдән сельхозартель рәисе вазифаларын башкарырга керешә. Әмма озак эшләргә туры килми, Бөек Ватан сугышы башлана. Фин сугышын узган тәҗрибәле солдатка разведкага барырга тәкъдим итәләр. Шул рәвешле ул соңыннан Доннан алып Польшага кадәр утлы сугыш юлларын узачак 1277 нче укчы полкның разведротасы сугышчысы була. 1 нче Украина фронтының 3 нче гвардия армиясенең 389 нчы укчы дивизиясенең 1277 нче укчы полкының разведка взводы сугышчысы рядовой Фролов 1944 елның 1-3 августында Польшаның Хваленице авылы тирәсендә связной буларак ут астында Висланың уң һәм сул ярларындагы подразделениеләр арасында элемтә тота, шул рәвешле, подразделениеләрнең елганы уңышлы кичүенә ярдәм итә. Шушы сугышлардагы батырлыгы, кыюлыгы өчен Фролов 3 нче дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнә. 1945 нче елның гыйнварында Польшаның Жаркув торак пункты тирәсендә, Кельце шәһәреннән төньяк-көнбатыштарак илле чакрым ераклыкта группа составында хәрәкәт итеп, Никита немец төркемнәрен тоткарлауда катнаша. Икенче көнне взвод составында ул алдагы көнне пленга эләккән немецлары коткарырга теләгән дошманның контратакасын кире кайтара. Шушы батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Н.В.Фролов 2 нче дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнә. 21 гыйнварда Фролов, Германиянең Глогау шәһәре тирәсендә дошманның ут ачу системасын күзәтеп, дошан позицияләренә чыгып, утны үзенә юнәлтә. Бу бәрелештә ул каты яралана, әмма сугыш кырын ташламый. Бу бәрелештәге батырлыгы өчен ул 1 нче дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнә.

Кызганыч, соңгы бүләге хакында ул белмичә кала, тиздән алган яралардан госпитальдә үлә. Дан орденының тулы кавалеры, якташыбыз Никита Васильевич Фролов замандашлары һәм илебезнең киләчәк буыны өчен гомерен бирде.

Соңгы яңарту: 2022 елның 4 мае, 10:16

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International